Ульяновск өлкәсендә «Ата капиталы» бирелә башлый

Белгечләр фаразлавынча, әлеге ярдәм нәтиҗәсендә кимендә ике мең гаиләдә туучылар санының артуы көтелә.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә быелдан «Ата капиталы» («Губернаторский отцовский капитал») бирелә башлый.

Өченче һәм аннан соңгы балалары туар алдыннан аталарга 150 мең сум акча бирү каралган. Өлкә Губернаторы Сергей Морозовның әлеге инициативасын тормышка ашыру өчен өлкә бюджетыннан 300 миллион сум акча бүленәчәк. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр ителә.

Белгечләр фаразлавынча, әлеге ярдәм нәтиҗәсендә кимендә ике мең гаиләдә туучылар санының артуы көтелә.

Ана капиталы программасы 2026 елның ахырына кадәр озайтылды. 2020 елның гыйнварыннан ул беренче һәм аннан соң туган балалар өчен бирелә. 2020 елда безнең регионда яңа социаль ярдәм чарасы кертелде — беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан хатын-кызларга бер тапкыр акчалата түләү каралган. Бүгенге көнгә өлкә буенча 227 гүзәл зат әлеге түләүне алган инде.

«Гаилә» төбәк капиталын торак шартларын яхшырту өчен файдалану кагыйдәләре гадиләштерелә. Төбәк законнарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, әлеге капиталны ипотека кредитын түләүгә тотарга мөмкин.

Күп балалы гаиләләргә торак төзү белән шөгыльләнергә күпкә җиңелрәк булачак. Алар өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр каралган.