Чирмешән районында иң күп макулатура һәм пластик җыючыларга велосипед бүләк иттеләр

Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән «Чиста авыл синнән башлана» район акциясенә йомгак ясалды.

(Чирмешән, 23 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 8нче сыйныф укучысы Рамил Нишанов белән Чирмешәннең 1нче мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Рамазан Лотфуллиннар быел җәен бүләк ителгән велосипедларда җилдерәчәк.

Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән «Чиста авыл синнән башлана» район акциясенә йомгак ясалды. Балалар 2020 ел дәвамында 80 тоннадан күбрәк макулатура һәм 13 тоннадан күбрәк пластик җыйган.

«Сез бик файдалы эш башкарасыз, рәхмәт. Иң активларга, иң уңганнарга бүләкләр дә саллы. Акция быел да дәвам итә, алдыңгыларга тигезләнегез», — диде район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов җиңүчеләрне бүләкләгәндә.

Кадетлар мәктәбендә укучы Челно-Вершины егете Рамил былтыр иң күп макулатура җыючы булган — 2100 килограмм.

Чирмешәннең 1нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Виктория Пестова 1800 килограмм кәгазь калдыклары җыеп, икенче урынга чыккан, аны смартфон белән бүләкләделәр. Кадетлар мәктәбеннән 5нче сыйныф укучысы Ярослав Гришин (1100 килограмм) — өченче, ул яңа тимераяклы булды. 1000 килограммнан артык макулатура туплаган һәм пластик җыюда да алдынгы Адилә Газизова (Чирмешән лицее) да саллы бүләкләр алды.

Мәктәпләр арасында да алдынгылар ачыкланды: Утыз Имән мәктәбе (бер укучыга — 125,06 килограмм) — беренче, Лагерка мәктәбе (71,1) — икенче, Әмир башлангыч мәктәбе (61,62) — өченче урында. Чирмешән лицееның — 3а, Шешминка мәктәбенең — 7, Түбән Кармалка мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары да макулатура җыюда актив катнашкан.

Рамазан Лотфуллин 565 килограмм пластик җыеп, шулай ук велосипедлы булды.