Әтнә районының Ташчишмә авылында ветераннарны бүләкләделәр

Ветераннарга «Җиңүнең 75 еллыгы» медален тапшырдылар.

(Әтнә 23 март, «Татар-информ»,«Әтнә таңы», Нәзирә Габдрахманова). Әтнә районының Ташчишмә авылында тыл һәм хезмәт ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның хөрмәтле кунаклары тыл ветераннарына «Җиңүнең 75 еллыгы» медален тапшырсалар, хезмәттән ямь табып яшәүче Рәшит абый белән Флера апага «ТАССР ның 100 еллыгы» медален тапшырдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Азат Тәлгать улы ветераннарны бәйрәм белән котлады.

Җиңүнең 70 еллыгында 28 ветеран булса, 75 еллыкка алар тугыз гына калды, дип искәртеп үтте ул. Ветераннарның саны елдан-ел азая. Балаларыгызның хөрмәтен күреп озак яшәгез әле, диде ул сүзен йомгаклап.

Авыл клубы мөдирләре җитәкчелегендә мәктәп укучылары концерт куйды. Бәйрәм табыны да мулдан әзерләнгән иде. Ветераннарбәйрәмнән бик канәгать булып, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Килә алмаган ветераннарның өйләренә барып хәлләрен белдек, медальләрен тапшырдык.