Татарстанның Цифрлы трансформация үзәге баш архитекторы Россия Хөкүмәтенә эшкә күчте

Антон Тараев вице-премьер Дмитрий Чернышенко ярдәмчесе булды.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстанның Цифрлы трансформация үзәгенең цифрлы платформа баш архитекторы Антон Тараев Россия Хөкүмәтенә вице-премьер Дмитрий Чернышенко ярдәмчесе вазифасына күчте. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода Тараев җитәкчелегендә «Цифрлы трансформация үзәге архитектура офисы кысаларында компетенцияләрнең төп үзәкләре: зур мәгълүматлар аналитикасы, R&D һәм архитектура чишелешләре блогы» формалаштырылган. Моннан тыш, ул Татарстан Цифрлы платформасын булдыру һәм үстерү стратегиясе авторы.

Татарстанның Цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре элеккеге коллегаларына һөнәри уңышлар теләп, аңа «We miss you» («Без сагынабыз сине») дигән ике кодлы шифрлы хат юллаганнар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенконың Иннополиста булуын, анда аңа виртуаль махсус зона проектын тәкъдим итүләрен хәбәр иткән иде.