Түбән Камада фронтовик өчен күпкатлы йорт ишегалдында концерт оештырдылар

Әзгать Мирсияповка Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Түбән Камада Бөек Ватан сугышында катнашучыларга юбилей медальләрен тапшыру истә калырлык итеп оештырыла. Ветераннарны котларга агитбригада да килә. Шушы көннәрдә юбилей медале Әзгать Мирсияповка тапшырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.


Сугыш аның бөтен хыялларын челпәрәмә китерә. Укытучы булырга өметләнгән егет 17 яшенә кадәр тылда комбайнчы булып эшли, ә аннары фронтка китә, утчы-бронебойщик булып хезмәт итә. Ике тапкыр яралана, аягы бик нык чәрдәкләнә, әмма табиблар аның гомерен саклап кала.

Сугыштан соң Әзгать Мирсияпов 40 елга якын район кулланучылар берлегендә хисапчы булып эшли. 1950 елда өйләнә, тормыш иптәше белән җитмеш ел гомер итә. Бу елның февралендә хатыны Сәймә Хөснулла кызы вафат булган. Фронтовик бабаларына хәзер балалары, оныклары Һәм оныкчыклары ярдәм итә.

«Нардуган» агитбригадасы оештырган концерт ветеранга бик ошады. Бергәләп «Катюша»ны җырладылар, кушылып биючеләр дә булды. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина Әзгать Мирсияповка Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды һәм барлык шәһәр халкы исеменнән рәхмәт белдерде.