Метшин: Халык саны бер миллион кешедән артканга, Казанда вирус таралу куркынычы зур

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда Covid-19 белән авыруның алты очрагы теркәлгән, барысы да читтән кергән.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда халык саны бер миллион кешедән артканлыктан, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы илнең күп кенә шәһәрләре белән чагыштырганда югарырак. Эшлекле дүшәмбе вакытында ТР башкаласы мэры Илсур Метшин шундый фикер белән уртаклашты.

«Казан, миллионлы шәһәр булу өстенә, барлык юллар киселешендә. Шунлыктан, кеше агымы күп булу сәбәпле, чир таралу куркынычы зур», — дип аңлатты Казан мэры.

Аның сүзләрен ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хуплады.

«Россиянең барлык төбәкләре дә инфекция таралу куркынычы буенча бүленгән. Татарстан Республикасы югары риск төбәкләре арасында 10нчы урында тора», - диде министр урынбасары.

Covid-19 авыруын тоткарлауда ТР сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән чаралар коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан координацияләнә.

Элегрәк, 21 мартта, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан табиблары республикага чит илләрдән килгән һәм башка гражданнар белән элемтәгә кермәгән кешеләрдә коронавирусның биш яңа очрагын ачыклаган.