Казанда автобус җәяүлене бәрдергән

Һәлакәт бүген Ершов урамында булган.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Һәлакәт шаһитлары кызны бәрдергән пассажир автобусы фотографияләрен социаль челтәрдә уртаклаша.

Һәлакәт бүген Ершов урамында булган.

Шаһитлар хәбәр итүенчә, зыян күргән кыз үлгән.

Һәлакәт аркасында күп чакырымга сузылган “бөке” барлыкка килгән. Машиналарның тизлеге 5 км/сәгатьтән артмаган.