Татарстанда томан көтелә - синоптиклар

Томан Казанда һәм республика районнарында булачак.


(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада томан булачагы турында кисәтә.

Ведомство мәгъдүматлары буенча, томан Татарстанда һәм Казанда урыны белән бүген кич көтелә, 24 мартта төнлә һәм көндез сакланачак.