Азнакайда 17 гаиләгә ана капиталы сертификатын тапшырдылар

Азнакайның Мәдәни үзәгендә ике дистәдән артык яңа туган сабыйлы гаилә җыелды.
 (Азнакай, 23 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Узган шимбәдә Азнакайның Мәдәни үзәгендә ике дистәдән артык яңа туган сабыйны берьюлы күрү бәхете тиде. ЗАГС бүлеге икенче-өченче балалары туган 17 гаиләгә ана капиталы, бер яшь гаиләгә хөкүмәт программасы нигезендә фатир алуда дәүләт субсидиясе сертификатлары тапшыру, җирлегебездә йөзенче бала теркәлү тантанасына җыйды дип яза районның “Маяк” газетасы.– Бу дөньяга сабый аваз салудан да куанычлырак нинди вакыйга бар! – дип башлады котлау сүзен район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. – Сезне барлык азнакайлылар исеменнән тәбрикләп, бәләкәчләрегезнең исән-сау үсүләрен телим!Яшь гаиләләрне котларга, аларның бәхетләрен уртаклашырга эш урыннарыннан да чәчәкләр, бүләкләр күтәреп килгәннәр. Бәйрәм истәлеге итеп һәр сабыйга кечкенә велосипедлар да өләшенде. Инде үзләрен апа, абый дип хис иткән 3-4 яшьлек сабыйлар кулларындагы изге теләкләр салынган шарларны тибрәтеп, бүләк велосипедларга үрмәләделәр.Кичә җыр-биюләр белән үрелеп барды. Зал шаулап-гөрләп торса да, ни хикмәт, нарасыйларның берсе дә көйсезләнеп тә карамады, тантана хуҗаларының үзләре булуын әйтерсең алар да аңлый иде, диелә район хәбәрендә.