Ютазыда полицейскийларга тынгылык беткән

Берәү эчке эшләр органына җиде тапкыр мөрәҗәгать иткән

  (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Узган атнада урыссулы В. гына да эчке эшләр органына җиде тапкыр шалтыраткан. Бу кадәр тәртип саклаучылар аңа нигә кирәк булган соң?
Эш шунда ки, ир белән хатын В.лар, аерылышканнан соң, бер түбә астында яшәүләрен дәвам итәләр һәм элеккеге гаилә башлыгы калган яшәүчеләр белән даими рәвештә җәнҗал чыгара. Бу юлы ул аларга үлем белән янаган һәм ишекләрне җимергән, дип сурәтли “Ютазы таңы” басмасы.