Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны, Россия һәм Идел буе федераль округындагы караганда, кимрәк

Соңгы биш елде республикада туберкулез буенча эпидемиология вәзгыяте яхшыру күзәтелә

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Казанда туберкулезны тизләтелгән бактериологик диагностикалау өчен молекуляр-генетик алымнар үзләштерү ниятләнә, бу очракта диагноз икенче көнне үк раслана һәм башлангыч этапларда ук нәтиҗәле дәвалануны башларга була. Бүген бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә (ул 24 мартта билгеләп үтелә) багышланган матбугат конференциясендә "Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансеры" баш табибы Алексей Алексеев хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, республикада соңгы 5 елда туберкулез буенча эпидемиологик вазгыять яхшыру тенденциясе күзәтелә. "Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, алдагы 10 елда туберкулез дөньяда үлемгә китергән 10 сәбәпнең 1се булып калачак. Заманча социаль-икътисади шартлар, шулай ук чир кузгатучының туберкулезга каршы препаратларга түземле булуы кисәтү чараларын үтәмәгән очракта, инфекциянең халыкның бөтен катламнарын зарарлавына китерә", - диде баш табиб. Аның сүзләренчә, ел саен диспансер  федераль бюджет акчаларына туберкулез белән чирләүчеләрне дәвалау өчен кыйммәтле препаратлар ала.

"Әлеге категория авыруларны республика бюджеты акчалары хисабына гына дәвалау мөмкин булмас иде. Соңгы 6 елда федераль бюджеттан әлеге максатларга 363 миллион сум акча бүленде", - дип билгеләп үтте А.Алексеев.

Табиб сүзләренчә, соңгы дүрт елда республика бюджетыннан туберкулез белән авыручыларны дәвалауның амбулатор этабында дарулар белән тәэмин итүгә ел саен 10,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Дарулар белән тулысынча тәэмин итү нәтиҗәсендә, Татарстанда туберкулез таралышы, Россия белән чагыштырган вакытта,2,3 тапкыр кимрәк. 2014 елда Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны 2013 елдагыдан 5,9 процентка кимеп, 100 мең кешегә 82,7не тәшкил иткән. Тулаем алганда, республикада туберкулез таралышы, Россия белән чагыштырган вакытта, 40,4 процентка, Идел буе федераль округындагы белән чагыштырганда,36,2 процентка кимрәк.

2014 елда туберкулездан үлүчеләр саны, 2013 елга караганда, 4,6 процентка кимеп, 100 мең кешегә 6,2не тәшкил иткән. Бу тулаем Россиядәгедән 1,7 процентка, Идел буе федераль округындагыдан 1,5 процентка кимрәк.

"Туберкулездан үлүчеләр санын киметү - ТР туберкулезга каршы көрәш хезмәтенең иң төп максатларының берсе", - дип нәтиҗә ясады Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансеры баш табибы.