Татарстанда салкын һава торышы көтелә

Март әле ул - кыш ае, ди белгечләр

 (Казан, 23 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу атнада Татарстан территориясендә салкын һава торышы көтелә.

Иртәгә республикада болытлы, төнлә алмашынучан болытлы һава булачак. Көндез кар, юеш кар, буран булырга мөмкин, төнлә явым-төшем көтелми. Көндез юлларда күз күреме 1 мең метрга кадәр начарланырга мөмкин.

Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә 5-10, вакыты белән 14 м/с-ка кадәр җитәргә мөмкин. Көндез исә аның тизлеге 9-14 м/с, урыны белән 17-22 м/с булачак.

Һава температурасына килгәндә, төнлә 8-13, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез исә һава 4 градус салкыннан алып, 1 градус җылыга кадәр булырга мөмкин. Юлларда – бозлавык.

Чәршәмбе, 25 мартта да Татарстанда һава торышында зур үзгәрешләр булмаячак. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, кайбер районнарда буран булачак. Көндез исә урыны белән яңгыр яварга мөмкн, юлларда — бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан, аның тизлеге 8-13 м/с, вакыты белән 17-22 м/с- ка кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә 0-5 градус салкын булачак, көндез исә һава 4-9 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

26 мартта татарстанлыларны алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, юеш кар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк–көнчыгышка үзгәрүчән. Аның тизлеге 5-10, вакыты белән 15 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы төнлә Татарстанда 0-5 градус салкын, аязган вакытта төньяк районнарда 10 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез исә 2 градус салкыннан алып 3 градуска кадәр җылы булырга мөмкин. Юлларда — бозлавык.

27 мартта шулай ук урыны белән кар, юеш кар явуы көтелә. Һава температурасы 4-9 салкын, аязган вакытта 14 градуска кадәр суытачак. Көндез 4 градус салкыннан алып 1 градуска кадәр җылы булырга мөмкин.

28 мартта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә минималь температура 7-12 салкын, аязган вакытта минус 18 градусны тәшкил итүе фаразлана. Көндез исә 3 градус салкыннан алып 2 градуска кадәр җылытачак.

“Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесе метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әлеге һава торышын табигый дип атады. “Март әле ул кыш ае булып санала, шуңа да бу салкыннарга гаҗәпләнергә кирәкми. Киресенчә, моңа кадәр булган җылы һава торышы табигый түгел иде”, - диде ул бүген узган матбугат конференциясендә. Ул исә 23 март —Бөтендөнья метеорология көне (ул 1961 елдан билгеләнә) уңаеннан үткәрелде.