Тәүлек эчендә "Адмирал" территориясеннән 1300 куб метрдан артык төзелеш чүп-чары чыгарылган

Җимерекләрне аралау, төзелеш чүп-чарларын чыгару, эзләү эшләре дәвам итә

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә "Адмирал" территориясеннән 1300 кубометрдан артык төзелеш чүп-чары чыгарылган - җимерекләрне аралау эшләре дәвам итә.

"23 март 8.00гә Россия Тикшерү комитеты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре белән 9нчы, 10нчы участокларда (2860 квадрат метр мәйданда) җимерекләрне аралау, төзелеш чүп-чарларын чыгару, эзләү эшләре бара", - дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

103 кеше һәм 40 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 30 кеше һәм 8 берәмлек автотехника ике сменада калган конструкцияләрне сүтү һәм эзләү эшләрен башкара, дип өстәделәр ведомствода.

Психологлар да үз эшен дәвам итә.