Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районы эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр
«Урыссу» сәнәгать паркына тагын да күбрәк резидентлар җәлеп итәргә кирәк», — дип сөйләде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
(Ютазы, 23 февраль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Бу көннәрдә өченче чакырылыш Ютазы район советының XXXI утырышы узды. Чара ахырында Ютазы районы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Сессиянең көн тәртибендә каралган төп сорау — Ютазы районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин чыгыш ясады.
«Якынча мәгълүматларга караганда, 2019 елда тулай территориаль продукт чагыштырлык бәяләрдә 8 миллиард 740 миллион сум тәшкил итте, ягъни узган елга карата 104 процент. Үзсалым һәм салым булмаган керемнәрнең үтәлеше тәгаенләнгән еллык фаразга карата 106 процент. Район икътисадының төп тармагы булып сәнәгать тора. Хисап елында район предприятиеләре тарафыннан 3 миллиард 817 миллион сумлык товар төяп озатылган», дип сөйләде ул.
Докладчы, шулай ук, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр сәясәте өлкәләренең эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат бирде. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында муниципалитет алдында торган йөкләмәләрне лаеклы хәл итү бурычларын да атады.
Сессияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов дәвам итте.
«Татарстанның тотрыклы позициясендә Ютазы районы да өлеше бар. «Волма-Әбсәләм» җәмгыятендә 2019 елда сәнәгать җитештерүенең, узган ел белән чагыштырганда, 34 процентка артуын билгеләп үтү аеруча күңелле. Шул ук вакытта Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатын, Урыссу химия заводын җитештерүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк», диде ул.
«Ютазы районы территориясендә «ТАПАРТ» һәм «БАСЭТ» кебек предприятиеләрнең җитештерү мәйданчыклары урнашуына да якты киләчәккә өмет уята. «Урыссу» сәнәгать паркына тагын да күбрәк резидентлар җәлеп итәргә кирәк», — дип сөйләде кунак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз