news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь бөгелмәлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар

Яшь гражданнарны тормышындагы мөһим вакыйга белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев котлады.

Яшь бөгелмәлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар
bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 23 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районы ЗАГС бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру тантанасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарада шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, шулай ук әти-әниләр катнашты. Тантанада катнашучылар игътибарына викторина тәкъдим ителде, анда гражданлык-патриотик юнәлештәге сорауларга җавап бирергә кирәк иде.

Яшь гражданнарны тормышындагы мөһим вакыйга белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев котлады. Ул яшьләргә Россия гражданины исемен намус белән йөртүләрен, Ватаныбызның патриотлары булуларын теләде һәм тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды.

Чарада шулай ук Бөгелмә районы Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Татьяна Маркова һәм Яшь гвардия җитәкчесе Ринат Дусаев катнашты. Барлык катнашучылар өчен дә укучылар Сараеның вокал коллективы башкаруында музыкаль котлау яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100