news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә креатив чаналар фестивале җиңүчеләре ачыкланды

Җиңүчеләр номинацияләр буенча билгеләнде.

Әлмәттә креатив чаналар фестивале җиңүчеләре ачыкланды
almet-rt.ru

(Әлмәт, 23 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бүген «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән икенче тапкыр «Санки-Ушанки» креатив чаналар фестивале узды. Анда Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 17 команда катнашты.

Таудан иң җитез төшүче команда — «Мышиный король и его команда» булды. Ә иң ерак китүче чана «Т — 34».

«Всем на диво» номинациясендә «Черная жемчужина» командасы җиңү яулады. «Санки-Ушанки» фестивале тематикасының иң үзенчәлекле үтәлеше «Түбәтәй» командасыныкы иде. «Тамашачылар игътибары» призын «Царство Нептуна» командасы алды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100