news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова: Diamond Princess лайнерындагы россиялеләр үзләрен яхшы хис итә

Хәзерге вакытта Казанда карантин узучы круиз лайнеры пассажирлары төнге очыштан соң ял итә.

Лилия Галимова: Diamond Princess лайнерындагы россиялеләр үзләрен яхшы хис итә
архив

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Республика инфекцион хастаханәсендә карантин узучы Diamond Princess лайнерындагы россиялеләр үзләрен яхшы хис итә. Бу хакта журналистларга Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова әйтте.

«Әлеге сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, алар барысы да үзләрен яхшы хис итә, температуралары күтәрелмәгән. Пассажирлар төнге очыштан соң ял итә», — диде Галимова.

Covid-2019 коронавирусы очрагы теркәлгән круиз лайнерындагы сигез россиялене бүген төнлә Агафонов исемендәге Республика клиник инфекцион хастаханәсенә алып килгәннәр. Пассажирлар һәм багаж махсус дезинфекция эшкәртүе узган. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты да эшкәртү үткән.

Хәзерге вакытта карантин узучылар кирәк булган бөтен әйбер белән тәэмин ителәчәк диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100