news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай галимнәре: Уханьдәге базар коронавирус таралу чыганагы булмаган

Экспертлар фикеренчә, инфекция сәүдә мәйданчыгында булган «нульле пациент»тан тарала башлаган.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Covid-2019 коронавирусы ноябрь азагында тарала башлады һәм шуннан соң гына Кытайның Ухань шәһәрендәге базарга эләккән. Кытай фәннәр академиясе каршындагы тропик ботаника бакчасы галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта РИА Новости яза.

Экспертлар дүрт континентның 12 иленнән алынган 93 коронавирус үрнәкләренең геном мәгълүматларын тикшергән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Уханьдагы базар вирус йоктыруның башлангыч чыганагы булмаган.

«Яңа төр коронавирус „Хуанань“ диңгез продуктлары базарына башка җирдән эләккән, базар эчендә дә һәм аннан читтә дә тиз арада таралган», — диелә галимнәр хәбәрендә.

Инфекция Уханьдәге базарда булган «нульле пациенттан» тарала башлаган. Коронавирус сәүдә мәйданчыгында санитария нормаларын үтәмәү аркасында тарала башлаган.

Белгечләр фикеренчә, инфекция таралуның кимендә өч юлы бар. Аларның бары тик берсе генә Уханьдәге диңгез продуктлары базары белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100