news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә язылышкан яшь парга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырдылар

20.02.20 — әлеге матур датада Әгерҗе районында өч пар никахын рәсмиләштерде.

Әгерҗедә язылышкан яшь парга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырдылар
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 23 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 20.02.20 — әлеге матур датада Әгерҗе районында өч пар никахын рәсмиләштерде. Яшь парга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе тапшырылды.

Әгерҗедән Илнар–Алесья Муллахмәтовлар, Рамил–Анастасия Гыйззәтовлар, Лилия–Фәргиз Фәрвазовларны ЗАГС хезмәткәрләре, якыннары, дуслары бәйрәмнәре белән котлады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнара Гайфуллина яшь пар Алесья–Илнар Ясәвиевларга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100