Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин: Ватанны Саклаучылар көне — чын патриотлар бәйрәме
Татарстан Премьер-министры Татарстан халкын Ватанны Саклаучылар көне белән котлады.
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясенең Кораллы көчләре үзенең төп бәйрәме — Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итә. Бу батыр һәм көчле кешеләр, чын патриотлар бәйрәме дип әйтте Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үзенең котлавында.
Премьер-министр сүзләренчә, бу бәйрәм Ватан иминлеге хакына хезмәт иткән, хәрби вахта алып барган яки бары тик Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына керергә әзерләнгән, тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән безнең дәүләтебезнең иминлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин иткән, бөек илнең данын һәм куәтен ныгыткан һәркемгә тирән хөрмәт билгесе булып тора.
«Иң беренче булып Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә. Алар сугыш елларында үзләренең интернациональ һәм патриотик бурычларын намус белән үтәде. Аларның батыр традицияләрен локаль сугышларда һәм конфликтларда катнашучылар дәвам итте», — диде Песошин.
Ул билгеләп үткәнчә, ерак тарихи чорлардагы кебек, без тыныч тормышыбызны саклауның ышанычлылыгына ышанабыз. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең кадрлар составы ныгый, аларның һөнәри белеме һәм матди-техник җиһазланышы яхшыра. Данлы хәрби һәм хезмәт традицияләре яңадан торгызыла. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен күп нәрсә эшләнә.
Алексей Песошин белдергәнчә, Татарстан илнең оборона сәләтен арттыруга сизелерлек өлеш кертә. Хәрби-сәнәгать комплексына керүче Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы иң катлаулы оборона заказларын үтәргә мөмкинлек бирә. Татарстан яшьләре Россия Федерациясе Оборона министрлыгы частьләрендә һәм бүлекчәләрендә хәрби бурычларын лаеклы үти.
«Барлык хәрби хезмәткәрләрне, аларның хатыннарын, әтиләрен, әниләрен, балаларын Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез», -дип йомгаклады Татарстан Премьер-министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз