Балтачның “Сабантуй” паркында җитәкчеләр өч төрле ярышта катнашты

Алар мылтыктан атты, граната ыргытты, чаңгыда узышты.

(Балтач, 23 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Бүген Балтач бистәсенең “Сабантуй” паркында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап ярышлар узды, дип яза җирле басма.

Бәйгедә районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары көч сынашты. Алар мылтыктан атты, граната ыргытты, чаңгыда узышты.