Кукмарада "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең юбилее узды

Шулай ук рәссамнарның республика конкурслары лауреаты Нурислам Галиевның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмә дә ачылды.
(Кукмара, 23 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Кукмара районының Мәдәният йорты иҗат сөючеләрне үзенә җыйды. Биредә "Салават күпере" иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан зур чара үтте. Шулай ук рәссамнарның республика конкурслары лауреаты Нурислам Галиевның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмә дә ачылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.Иҗат бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрикләп, "Салават күпере" берләшмәсенең җитәкчесе, ветеран журналист Рәшит Минлегалиевка "Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медален тапшырды. Шаһинур Мостафин, Нурислам Галиев, Галиәхмәт Гатин, Илгиз Зарипов район башлыгы Сергей Димитриевның Мактау грамоталарына ия булдылар.Юбилейга язучылар, якташлар бик күп кайткан иде. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, тамашачыларга иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.Бәйрәм якташларыбыз башкаруындагы бик матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашкан һәркем күңеленә рухи азык туплап, рәхәтләнеп ял итеп таралышты.