Балтач районының Норма урта мәктәбендә бабайлар кунакта булды

Сыйныф җитәкчесе Зөһрә Кадыйрова балаларныӊ иҗади сәләтләрен ачып бирерлек чыгышлар әзерләгән.

(Балтач, 23 февраль, "Татар-информ", “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Норма урта мәктәбенеӊ 4б сыйныфы укучылары, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, үзләренеӊ бабайларын, дәү әтиләрен кунакка чакырды, дип яза районның “Хезмәт” сайты.

Сыйныф җитәкчесе Зөһрә Кадыйрова балаларныӊ иҗади сәләтләрен ачып бирерлек чыгышлар әзерләгән. Һәрбер укучы шигырь укый, күмәк биюләр башкара, хор белән җырлый. Кадерле өлкәннәренә үз куллары белән бүләкләр дә ясаганнар. Үзгә бәйрәм күңелләргә үтеп керде, һәркем әлеге чарадан күтәренке күӊел, якты тәэсирләр белән кайтып китте, диелә район хәбәрендә.