news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россиянең ДОСААФ хезмәткәрләрен 95 еллык юбилее белән котлады

Владимир Путин сүзләренчә, Җәмгыять тарихын яңа белем һәм күнекмә алырга, Ватанга файда китерергә омтылучы көчле рухлы кешеләр булдырган.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия армиясенә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыятьне (ДОСААФ) 95 еллык юбилее белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында чыкты. 

«Сезнең ДОСААФ традицияләрен кадерләп саклавыгыз һәм үстерүегез сөендерә, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, яшьләрне илнең Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә әзерләү, спортның авиация, техник төрләрен камилләштерү өчен күп эш башкарасыз», диелә телеграмма текстында. 

Владимир Путин сүзләренчә, Җәмгыять тарихын яңа белем һәм күнекмә алырга, Ватанга файда китерергә омтылучы көчле рухлы кешеләр булдырган.

Ул билгеләп үткәнчә, бу чын батырлык мәктәбен үткәннәр арасында искиткеч хәрби башлыклар, талантлы галимнәр һәм конструкторлар, танылган космонавтлар һәм очучылар күп. 

Бу оешмада тәрбияләнгән меңләгән кеше Бөек Ватан сугышы вакытында фронтларда сугышкан, шулай ук төрле эшчәнлек өлкәләрендә казанышларга ирешкән, дип өстәде РФ Президенты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100