news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта 2022 ел халыкларның мәдәни мирасын саклау елы дип игълан ителде

Район башлыгы Мәдәни мирас елын уздыру буенча шушы көннәрдә үк оештыру комитеты төзергә, чаралар планын эшләргә һәм расларга, җаваплы кешеләр билгеләргә кушты.

 Кайбычта 2022 ел халыкларның мәдәни мирасын саклау елы дип игълан ителде
http://kaibicy.ru

(Кайбыч, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). 2022 ел Россия халыкларының Мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шулай ук Кайбыч районында да яңа ел район халкының мәдәни мирасын саклау елы исеме астында узачак.

«Быелгы ел безнең күпмилләтле районыбызда да халыкларның гасырлардан-гасырларга килүче бай мәдәни мирасын сак лауга багышлана. Безнең шул хактагы карарыбыз халык сәнгатен, фольклорны популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне сак лау, мәдәни мирас объектларына игътибарны арттыру һәм популярлаштыру максатында кабул ителде», — диде Альберт Рәхмәтуллин.

Район башлыгы Мәдәни мирас елын уздыру буенча шушы көннәрдә үк оештыру комитеты төзергә, чаралар планын эшләргә һәм расларга, җаваплы кешеләр билгеләргә кушты. Бу эштә мәдәният оешмалары, музейларга гына түгел, барлык хезмәт коллективлары, иҗтимагый берләшмәләргә дә актив кушылырга киңәш итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100