news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүче гаиләнең өч игезәк кызлары туган

Нужинларның олы кызына 2,5 яшь тулган.

Алабугада яшәүче гаиләнең өч игезәк кызлары туган

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу атнада Алабуга районында яшәүче бер гаиләдә игезәкләр — Милана, Милена һәм Мила туды.

Кызлар 1900, 1700, 1800 грамм авырлыкта туган. Хәзер Нужиннар гаиләсендә дүрт бала. Кече сеңелләрен өйдә тагын бер кыз көтә, аңа 2,5 яшь. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Соңгы ун елда Алабугада берьюлы өч бала бары тик ике тапкыр гына туган. 2015 елда Герасимовлар гаиләсендә өч игезәк бала дөньяга аваз салган. Моңа кадәр 2010 елда Надежда һәм Фәнис Фатыйховларның өч кызлары туган иде. Алар сабыйларын 15 ел буе көткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100