news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада кар чистарту техникасы өчен бокслар төзиячәкләр

Техника өчен бокслар әзерләүне муниципалитет җитәкчесе Рөстәм Нуриев йөкләде.

Алабугада кар чистарту техникасы өчен бокслар төзиячәкләр
«Новая Кама»

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Алабугада кар чистарту техникасы өчен бокслар төзиячәкләр һәм территориягә асфальт җәячәклар. Район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр планеркасында шундый йөкләмә бирде.

Муниципалитет җитәкчесе сүзләренчә, быел кар чистарта торган техника тик тормый, бары тик ватылган очракта гына туктап тора. Төзек булмаган машиналар урамда салкында тора, шуңа күрә алар өчен махсус бокслар төзергә кирәк. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Район башлыгы сүзләренчә, техника сирәк очракта гына җитәрлек була, әмма ремонтны югары дәрәҗәгә чыгарырга кирәк.

«Быел карны яхшырак җыялар, әмма, минемчә, әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Кар яуганнан соң тротуарларны без икенче-өченче көнне генә ачарга өлгерәбез, алга барырга кирәк. Якындагы көннәрдә кар яву безнең әзерлекне күрсәтергә тиеш», — диде муниципалитет җитәкчесе.

Рөстәм Нуриев 1 февральдә ремонттан соң техниканы яңадан тикшерәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100