news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы Икшермә кадетларын полиция хезмәте үзенчәлекләре белән таныштырдылар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре Икшермә кадет мәктәбе-интернатының югары сыйныфлар укучылары белән очрашты.

Саба районы Икшермә кадетларын  полиция хезмәте үзенчәлекләре белән таныштырдылар
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Узган атнада Саба районы Икшермә кадетларын полиция хезмәте үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Чара «Ачык ишекләр көне» форматында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре Икшермә кадет мәктәбе-интернатының югары сыйныфлар укучылары белән очрашты.

Кадетларны полиция хезмәте үзенчәлекләре белән кадрлар мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы урынбасары Булат Сабиров таныштырды. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, юристлар әзерләүче уку йортларына керү тәртипләре турында сөйләде. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор Раил Габдерахманов та кадетларда үзенең белгечлегенә кызыксыну уятырга тырышты.

«Закон белән конфликтка кергән үсмерләр проблемасына аеруча игътибар бирергә кирәк, эшне үзагымына куярга ярамый. Балалар — безнең киләчәгебез, бүген моңа игътибар итмәсәк, иртәгә соң булуы мөмкин», — дип сөйләде инспектор. Кызганычка, тәртипсезлеккә хирыс яшүсмерләр районда юк-юк дигәндә дә булгалап тора. Хәзерге вакытта инспекциядә учетка 7 яшүсмер куелган, шуның берсе кадет мәктәбендә укый.

«Без алар үрнәгенә иярмибез. Киләчәктә һөнәрен хокук саклау эше белән бәйләргә теләгән укучылар үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш. Кем белә, бәлки мин дә әти-әнием үрнәгендә шушы юлны сайлармын. Гомумән, бүгенге очрашу ошады. Һөнәр сайлауга әзерләүдә мондый чаралар бик кирәк”– диде абыйсы үрнәгендә Казаннан килеп кадет мәктәбенең VIII сыйныфында белем алучы Кристина Рамазанова.

Бүлек хезмәткәрләре кадетларга сыйныфтан тыш дәресләрдә карау өчен юристлар әзерләүче югары уку йортлары турында видеофильм калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100