news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин: Балалар яхшы ашарга тиеш

«Балаларны сыйфатлы ризык белән тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе», - диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Роспотребнадзор федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында балаларны сыйфатлы тукландыру мөһимлеге турында сөйләде.

«Балаларны сыйфатлы ризык белән тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе. 2019 елда җәйге лагерьларда балаларны сыйфатлы ризык белән тукландыру, мәктәпләрдә укучыларга кайнар ризык ашату буенча зур эш башкарылды», — диде.

Ул республика башкарма хакимият органнарына, муниципаль берәмлекләре башлыкларына 2020 елда балаларны тукландыру буенча яңа бурычлар куелуын искәртте. «Бу юнәлештә Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыклары, Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, Роспотребнадзорның уртак эше кирәк», — диде беренче вице-премьер.

Рөстәм Нигъмәтуллин бу мәсьәлә гел республика контролендә булуын искәртте. «Алар безнең балалар, алар яхшы ашарга тиеш», — диде.

Ул чыгышында Роспотребнадзор хезмәткәрләренә санитар-эпидемиологик иминлек бурычларын хәл итү өчен рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100