news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның бер авылында яшәүче әби район башлыгына бүләк әзерләгән

Рәгать Хөсәенов Мәкъбулә Нуриеваны 90 яшьлеге белән котлаган.

Лениногорскиның бер авылында яшәүче әби район башлыгына бүләк әзерләгән
Розалия Мостафина

(Лениногорск, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы», Розалия Мостафина). Лениногорск районы авылларында халык җыеннары бара. Түбән Чыршылы авылында узган җыенны тыл хезмәтчәне Мәкъбулә Нуриеваны 90 яшьлеге белән котлаудан башладылар. Әби район башлыгы Рәгать Хөсәеновка үзе чиккән кулъяулыкны бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәкъбулә әби үзен котларга дип, район башлыгы Рәгать Хөсәеновның килүенә бик тә күңеле булды. Чын күңелдән рәхмәт әйтте.

Ветераннар советы рәисе Рәисә Сафина әйтүенчә, аның өендә шулхәтле матур итеп чиккән кул эшләре байтак.

«Элек бөтен авыр эштә эшләдем. Аллага шөкер, тормышыма зарланмыйм. Кызым, оныгым бар. Ил-дөньялар тыныч булсын», — диде Мәкъбулә Нуриева.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100