news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Әниемнең җылы кочагы» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк

Катнашучылар арасыннан төрле яшьтәге 27 кеше җиңүче дип табылган.

Казанда  «Әниемнең җылы кочагы» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк
tatar-congress.org

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 24 гыйнварда «Әниемнең җылы кочагы-2019» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Конкурс 2019 елның 1 ноябреннән 27 ноябрьгә кадәр узды. Анда Татарстанның Кукмара, Актаныш, Тукай, Әлмәт, Нурлат, Әтнә, Питрәч, Азнакай районнарыннан, Казан, Алабуга шәһәрләреннән һәм Башкортстан Республикасы, Свердловск, Төмән өлкәләреннән балалар да, яшьләр, өлкәннәр дә катнашты. Барлыгы 56 кеше.

Алар үзләренең видеоларын Инстаграм битенә урнаштырдылар. Иншалар «Татарлар» газетасында басылып чыгачак. Аларның кайберләрен бастырылды.

Катнашучылар арасыннан төрле яшьтәге 27 кеше җиңүче дип табылган.

Катнашучылар 14,30 сәгатьтә Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5 адресы буенча Бөтендөнья татар конгрессы бинасында бүләкләнәчәк.

Хәбәрләшү өчен җиңүченең исем-фамилиясе һәм элемтәгә чыгу өчен телефон номерын конгрессның Инстаграм директына язырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100