news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада тукталышларны яңага алыштыру өчен биш миллион сум акча бүлеп биреләчәк

Барлыгы 20-30 тукталыш павильонын яңасына алыштыру планлаштырыла.

Алабугада тукталышларны яңага алыштыру өчен биш миллион сум акча бүлеп биреләчәк
alabuganury.ru

(Алабуга, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). 2020 елда Алабуга шәһәрендә иске тукталыш павильоннарын яңага алыштыра һәм урнаштыра башлаячаклар. Бу турыда «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Барлыгы 20-30 тукталыш павильонын яңасына алыштыру планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә барлыгы 126 тукталыш павильоны бар, шуларның дүрттән бере быел ук яңартылачак.

Алабуга районы җитәкчесе аккаунтында (mr.nuriev_rustem) тукталыш павильоны моделен сайлап алу өчен тавыш бирү уза. Аның нәтиҗәләре буенча якын арада шәһәр урамнарында барлыкка киләчәк тукталыш моделе билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100