Татарстанның 52 торак пунктында 306701 кеше өчен эчә торган суның сыйфаты яхшыртылган

Роспотребнадзор җирле үзидарәләргә һәм су белән тәэмин итүче оешмаларга эчәргә яраклы суның сыйфатына дәгъва белдереп, 2016 елда 237 белдерү юллаган.
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Халыкны эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү – Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе алдында торган мөһим бурычларның берсе, дип белдерә идарәнең матбугат хезмәте. Узган елга нәтиҗә ясап, идарә республикада халыкның 97 проценты куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүче эчәргә яраклы су белән тәэмин ителүен хәбәр итә. Бу күрсәткеч 2015 елдагыга тиң. Белгечләр краннан аккан суларны даими рәвештә пробага алып тикшерә. Микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә җавап бирмәү очраклары 2016 елда 3,3 процентны тәшкил иткән, әйтик, 2015 елда ул – 4,3 процент иде. Санитар-химик күрсәткечләр буенча нәтиҗәләр үткән елгы дәрәҗәдә – 10,8 процент (2015 елда – 10,6 процент).2016 елда республиканың 52 торак пунктында яшәүче барлыгы 306 701 кеше өчен эчәргә яраклы суның сыйфаты яхшыртылган. Су белән тәэмин ителеш турындагы федераль законнарның үтәлешен тикшерү кысаларында, Татарстан идарәсе җирле үзидарәләргә һәм су белән тәэмин итүче оешмаларга 2016 елда эчәргә яраклы суның сыйфатына дәгъва белдереп, 237 белдерү юллаган булган. Аларның нәтиҗәләре буенча, 54 чара планы эшләнгән, 136 җитештерү контроле программасы расланган.