Тубылның Себер татарлары мәдәният үзәге Гаилә елына карата программа һәм план төзеде

Узган шимбәдә Тубыл Себер татарлары мәдәният үзәгендә Гаилә елына багышланган «Әтием, әнием һәм мин» дип аталган кичә үткәрелде
(Төмән, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Кичәдә катнашкан өч гаилә арасында ике балалы Раил белән Мансура Назыйровлар гаиләсе туган телдә матур итеп сөйләүләре, гаилә традицияләрен җанлы итеп күрсәтә белүләре, җырга һәм биюгә осталыклары белән аерылып тордылар.
Өлкәнрәк буын кешеләреннән төрле музыка коралларында оста уйнаучы ир-затлар аерым бер бүлекне тәшкил итте кичәдә. Рият Гарифханов белән Нәҗип Корбанов баянда, Мансур Әминов мандолинада, Сөнгәтулла Биккинин скрипкада борынгы татар көйләрен өздереп уйнадылар, тамашачылар аларны озакка сузылган ялкынлы алкышларга күмделәр.
Кичәдә катнашучыларның барсына да Үзәк истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тамашачылар бик яраттылар бу кичәне, андый чараларның ешрак үткәрелүен теләүләрен белдерделәр.
Мондый кичәләр ел дәвамында даими үткәрелеп торачак. Аларның максаты – милли гореф-гадәтләр нигезендә яшәгән гаиләләрнең матур гореф-гадәтләрне саклап яшәү рәвешен, гаилә ныклыгының серен ачып күрсәтү, балаларны сау-сәламәт итеп тәрбияләү, аларның иҗатларын үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү тәҗрибәсен пропагандалау һәм төрле яшьтәге таланлы кешеләрне табу, дип аңлатты Үзәкнең директоры Сафиулла Ильясов.