ТР Дәүләт наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре узган ел 2 меңгә якын наркоҗинаять ачыклаган

Илгиз Миңнуллин РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең узган елгы төп эш күрсәткечләре белән таныштырды
(Казан, 23 гынйвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында төп доклад белән ведомство башлыгы Илгиз Миңнуллин хисап тотты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – Россия наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт директоры урынбасары генерал-полковник Александр Федоров һәм башкалар катнашты.
Докладта республика хокук саклау органнарының, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, наркоситуацияне тотрыклыландыру юнәлешендә гамәлгә ашыручы чаралары турында эзлекле төстә бәян ителде. Илгиз Миңнуллин билгеләп узганча, законсыз әйләнештә һаман да героин һәм марихуана хакимлек итә. Әмма соңгы вакытларда синтетик наркотиклар өлешенең артуы күзәтелә. 2006 ел белән чагыштырганда, алар узган елда 1,8 мәртәбә артыграк табылган. “Татарстанның хокук саклау органнары 2007 елда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 5405 җинаять ачыклауга иреште. Ачыкланган фактлар арасында 3962 се – кискен һәм аеруча кискен җинаять, 3468 очрак наркотик чаралар сатудан гыйбарәт. Асылында контрабанда яткан 12 җинаять ачыкланды. 2006 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч ике тапкыр артык”, - дип белдерде ул. Ел дәвамында республикада 177 наркопритон юкка чыгарылган. Законсыз әйләнештән 1241 кг наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр алынган. Җинаять җаваплылыгына 2,5 мең кеше җәлеп ителгән. Наркоҗинаятьләр өчен озак вакытка рәшәткә артына озатылган хөкем ителгәннәр саны арткан.
Дәүләт наркоконтроль идарәсе җитәкчесе сүзләреннән аңлашылганча, наркотикларның агышында республикага чит ил гражданнарының даими килеп торуы да тискәре роль уйный. 2007 елда наркоҗинаятьләр кылган өчен җинаять җаваплылыгына 57 чит ил гражданы тартылган.
Хокук саклау структурасында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенә аерым тукталсак, ведомство башлыгы хәбәр иткәнчә, былтыр 2 меңгә якын наркоҗинаять ачыкланган (үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш 6 процентны тәшкил итә). Башлангыч тикшерүләр һәм сорау алу барышында наркоҗинаятьләр 11 процентка күбрәк теркәлгән. Оешкан җинаятьчел берләшмә әгъзаларына карата 15 җинаять эше суд карамагына тапшырылган. 67 наркопритон ликвидацияләнгән. Аеруча кискен җинаятьләр категориясенә керүче тикшерелгән эшләр чирек өлешкә арткан.
Медицина һәм фармацевтика учреждениеләрендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше кагыйдәләрен бозуга кагылышлы 85 факт ачыкланган. Үткәрелгән чаралар 2007 елда республика хастаханәләрендә наркотиклар урлау белән бәйле бер фактның да теркәлмәвен тәэмин иткән. Наркополицейскийлар аңга нык тәэсир итүче чараларның законсыз әйләнеше белән бәйле 90 җинаять ачыклауга ирешкән. “Дару препаратларының ялган үрнәкләрен - наркотик чаралар һәм көчле тәэсир итүче матдәләрдән торган препаратларны фальсификацияләү фактларын фаш итү буенча рейдлар уздырылды. Бу юнәлештә бер факт та теркәлмәде”, - дип белдерде Илгиз Миңнуллин. Ул кыскача “Канал”, “Мәк” оператив-профилактика операцияләре нәтиҗәләренә дә тукталды.
2007 елда Дәүләт наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән 113 кг наркотик чара алынган. Наркотиклар таратучылардан героин - 47 процентка, марихуана – 20 процентка күбрәк табылган. ТР ның хокук саклау органнары үзләренең эшчәнлеге практикасында беренче тапкыр кокаинның эре партиясенә (500 граммнан артык) юлыккан. Наркотикларны медицина максатларында кулланмау буенча 1614 фактка тап булган.
Илгиз Миңнуллин ведомствосының наркотиклар контрабандасын ачыклау өчен җаваплы булган бүлекчәсе эшчәнлеген тәнкыйть утында тотты. Аның фикеренчә, бары тик 2 факт нарковәзгыятьнең чынбарлыгына туры килми.
Идарәнең уңай эш күрсәткечләре халыкның оешмага ышанычы артуында чагылыш таба. 2007 елда “Доверие” телефоны аша гражданнардан 500 гә якын хәбәр килеп ирешкән, алар нигезендә административ җаваплылыкка 68 кеше җәлеп ителгән, 62 җинаять эше кузгатылган.