Горький тимер юлының Казан бүлеге көчле буранда хәрәкәт иминлеге өчен көрәшә

Бу эшкә 660 тан артык хезмәткәре җәлеп ителгән
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Көчле буран тимер юлларны кар белән тутырса да, Горький тимер юлының Казан бүлегендә поездлар хәрәкәтендә тоткарлык күзәтелми. Әлеге ведомствоның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, һава шартларының начараеп китүе сәбәпле, Горький тимер юлының Казан бүлеге кар көртләре белән көрәшнең икенче этабын башлап җибәргән. Тимер юллар, станция территорияләрен чистарту эшенә барлык бүлекчәләрдән 660 тан артык хезмәткәр җәлеп ителгән. Юлларны чистартуда 12 берәмлек кар ташу һәм 13 берәмлек кар чистарту машинасы катнаша.
Гомумән алганда, бу сезонда ведомствода кышкы шартларда эшләү (буран вакытында, төнге чорда, түбән температурада) өчен 245 кеше махсус өйрәтү курслары узган.