Документларын дөрес төзегән муниципалитетлар гына федераль фондтан ярдәм алачак

Бүгенгә мондый муниципалитетлар саны 3 тән артмый
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). «Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды турында»гы федераль законны тормышка ашыру барышында быелдан Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча 4 елга исәпләнгән республика комплекслы программасы гамәлгә ашырыла башлый. Аның нигезендә, Татарстанда 14,6 млн. кв. м мәйдандагы торакка капиталь ремонт үткәреләчәк. Ягъни бу 9 меңнән артык күп фатирлы йорт дигән сүз. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм буенча федераль фонд раслаган лимит нигезендә, 4 ел дәвамында Татарстанга күпкатлы йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен 6 млрд. 653 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. Финанслауда шулай ук республика һәм муниципалитетлар бюджеты, халыктан капиталь ремонт өчен алынган түләүләр, лизинг схемасы һәм кредит ресурслары да файдаланылачак. Республика, муниципалитетлардан һәм халыктан алынган түләүләрдән килгән ресурслар 17 млрд. сум күләмендә планлаштырыла. Төбәкләргә ТКХ реформалаштыруга ярдәм буенча федераль Фондтан акча төзекләндерүгә мохтаҗ булган реаль мәйдан күләменнән чыгып биреләчәк. Узган ел муниципалитетларда финанс ярдәме алу өчен әзерлек эше барды. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында узган видеоконференциядә башкарылган әзерлекнең беренче этабына йомгак ясалды.
Министр урынбасары Олег Крутиков аңлатуынча, үзләрендәге торакны капиталь ремонтлау өчен финанс ярдәме алу өчен муниципалитетларга федераль үзәк тарафыннан куелган 12 төп шартны үтәргә кирәк. Бүгенге көндә Татарстандагы 39 районда тулысынча законда каралган шартлар үтәлгән. Алар үзләрендә капиталь ремонтка мохтаҗ күпкатлы йортларны төзекләндерү өчен республика һәм федераль казна акчаларын алу хокукына ия. Әтнә, Биектау, Кайбыч, Теләче, Чистай районнарында, мәсәлән, күп фатирлы йортларның 5 процентында торак милекчеләре ширкәте булуы турындагы шарт үтәлмәгән. Казанда күп фатирлы йортлар урнашкан җирләрне межалау графигы, кайбер йортларда торак милекчеләре ширкәте булуы турында мәгълүмат, йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм идарә ысулын сайлау буенча график тәкъдим ителмәгән. «Шулай да, 39 муниципалитетның шартларны үтәве Татарстанга Федераль фондтан финанс ярдәме алуга мөмкинлек бирә», – ди Крутиков.
«Республика программасына барлык муниципаль районнар кертелсә дә, финанс ярдәме федераль шартларны үтәгән һәм тиешенчә документларын рәсмиләштергән муниципалитетларга гына биреләчәк. Бүгенгә әле Мәскәү таләпләренә җавап биргән заявкаларны бары 3 муниципаль берәмлек кенә –Лениногорский, Кама Тамагы районнары һәм Чаллы шәһәре әзерләде, – ди Олег Крутиков. – Калганнарда эш дәвам итә, документлар әзерләүнең сыйфатына дәгъвалар табылып яңадан эшкәртелә». Аның сүзләренә караганда, Федераль фондтан ярдәм алу өчен заявкаларны карау өчен 1 ай вакыт бирелгән. Ә документларны әзерләп тәкъдим итүнең соңгы көне 31 нче гыйнвар. Әмма Олег Крутиков, муниципалитетлар моны вакытында өлгертеп бетерә алмаячак дип исәпли. Өстәвенә, һава шартларының начар торуы документларны районнардан китерү эшен тоткарлый.