Быел Татарстанда 2 млн. 165 мең кв. м мәйданда торакны сафка бастыру ниятләнә

Югары әзерлектәге торак йортлар резервы еллык планны уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итәчәк
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Узган 2007 елда Татарстанда торакны файдалануга тапшыру буенча еллык планны арттырып үтәүгә ирешелгән – ул 2 млн. 41 мең кв. м мәйданда сафка бастырылган (2006 елгы күрсәткечтән 15 процентка күбрәк). Бу – Татарстан тарихында рекордлы сан. Торак төзү буенча зур күрсәткечләргә ирешелгән совет чорында да мондый уңыш күзәтелмәгән. Иң зур торак мәйданы белән аерылып торган 1987 елда да аның күләме 1 млн. 980 мең кв. метрдан артмаган. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында узган видеоконференциядә министр урынбасары Андрей Ясько җиткерде.
2007 елда сафка бастырылган торак мәйданының 1 млн. 28 мең кв. метры (15 мең 731 йорт) предприятиеләр һәм оешмалар акчасына төзелгән күп катлы йортлар булса, 1 млн. 13 мең кв. метры (6792 йорт) – халык акчалары яки заем чараларына төзелгән шәхси йортлар өлешенә туры килә. Барлык 45 муниципаль берәмлек тә еллык биремне үтәгән.
Гомуми торак мәйданы буенча ирешелгән казаныш белән беррәттән, Андрей Ясько эшнең ел дәвамында кызу темплар белән баруын билгеләп үтте. Республика буенча торакны сафка бастыру 27 декабрьгә тәмамланган. Шулай да министрлыкның Дәүләт торак фондына кайбер дәгъвалары кала. Фонд социаль ипотека буенча параметрларны үтәп чыкса да, йортларның төп массасын файдалануга тапшыруны декабрь ахырына калдырган. Алга таба Дәүләт торак фонды моннан нәтиҗәләр ясап, эшне дөрес оештырыр дигән теләк белдерәләр министрлыкта.
2007 ел Казанда торак төзүдә катнашып алданганнар буенча махсус комиссия төзелү ягыннан да әһәмиятле булган. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә проблемалы 17 йорт буенча мәсьәлә тулысынча хәл ителгән.
«Россия гражданнарына – уңайлы торак» илкүләм проекты кысаларында федераль үзәк алдында йөкләмәне тәэмин итү өчен, муниципалитетларга ТР Хөкүмәте тарафыннан 2007 елның 1 декабренә кадәр 2008 ел өчен торакны сафка бастыру параметрларын килештерү бурычы куелган иде. Белгәнебезчә, быел республика буенча аның күләмен 2 млн. 165 мең кв. метрга җиткерү ниятләнә. Республика буенча билгеләнгән еллык план йөкләмәсе параметрлары муниципалитетларга инде ноябрьдә үк юллануына карамастан, ел башына аларның бары 19 ы гына үзләренә күрсәтелгән күләмне килештергән. 18 район үзләренә каралган күләмне раслаган, алар буенча килешүләр төзелү стадиясендә Ә 7 муниципаль берәмлек план йөкләмәсендә күрсәтелгән параметрлардан азрак мәйдан тәкъдим иткән һәм килешүләр төземәгән. Болар – Чаллы шәһәре, Азнакай, Әтнә, Биектау, Лаеш, Мөслим, Нурлат районнары. Ә Казан әле параметрлар буенча тәкъдимнәрне карауга да керешмәгән. Андрей Ясько барлык муниципаль берәмлекләр алдына килештерү һәм килешүләр төзүне гыйнвар ахырына төгәлләү бурычын куйды.
Министр урынбасары белдергәнчә, 2007 ел алга куелган планны үтәү ягыннан гына түгел, 2008 ел өчен торак төзелешен башлап кую ягыннан да әһәмиятле булган. 9 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда югары әзерлектәге торак йортлар буенча 1 млн. 163 мең кв. м мәйданда резерв булдырылган. Бу 5201 йорт дигән сүз. Шуның 170 е – күп фатирлы йортлар, 5 мең 31 е – аз катлы шәхси йортлар. Казан шәһәре буенча резерв 706 мең кв. м, ягъни 1399 йорт тәшкил итә. «Бу резервның булуы агымдагы елга еллык планны уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итәчәк», – ди Андрей Ясько.