Алабугада Гаилә елы тантаналы рәвештә ачыла

Бүген кич белән Алабуганың Мәдәният сараенда тантаналы рәвештә Гаилә елы ачыла
(Алабуга, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Бүген кич белән Алабуганың Мәдәният сараенда тантаналы рәвештә Гаилә елы ачылу тантанасы була. Аның төп геройлары күп балалы гаиләләр, хезмәт династияләре, ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләр булачак.
Биредә Алабугада узган Хәйрия елына да нәтиҗәләр ясалачак. Әмма бу хәйрия турында онытылачак дигән сүз түгел, дип ышандыралар шәһәр җитәкчелегендә: бүгенге чарага билетлар предприятие җитәкчеләре арасында бер данәсе 1000 сумга сатылган. Шулай ук инвалид һәм ятим балалар кулы белән ясалган эшләнмәләрне сату буенча аукцион да узачак.