Тель-Авивтан Казанга транзит авиарейсы белән барырга була

Тель-Авивтан Казанга транзит авиарейсы белән барырга була

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Регина Шәехова). Хәзер Тель-Авивтан Казанга самолет белән барып булачак. www.isra.com сайты хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә тукталып, андый сәфәр бөтен җыеннары һәм салымнар белән 399 долларга гына төшә.

Мәскәүдән очуны Израильнең «Эдь-Аль» авиакомпаниясе гамәлгә куя. Ә пассажирларны Мәскәүдән Түбән Новгородка һәм Казанга кайтару өчен «Сибирь» авиакомпаниясе җаваплы.

Билгеле пунктка кадәр билет Тель-Авивта сатып алына. Очу расписаниесе уңайлы төзелгән һәм пассажирларга сәфәр дәвамын көтәргә кирәкми. Ә Израильдән Мәскәүгә һәм соңгы пунктка кадәр ике билет сатып алу кыйммәткә төшәр иде.