Марат Хөснуллин: “Татарстанлыларның фатирларында температура режимы бозылу – җылылык саклауга ваемсыз карау нәтиҗәсе”

Марат Хөснуллин: “Татарстанлыларның фатирларында температура режимы бозылу – җылылык саклауга ваемсыз карау нәтиҗәсе”

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Татарстанлыларның фатирларында температура режимы бозылу – җылылык саклауга ваемсыз карау нәтиҗәсе. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының аппарат киңәшмәсендә чыгыш ясаганда, ведомство җитәкчесе Марат Хөснуллин белдерде.

Министр фикеренчә, кызган радиаторларга карамастан, фатирларда өшүгә анда яшәүчеләр үзләре гаепле. Моның сәбәбе – өйләрдә, баскыч мәйданчыкларында тәрәзәләрнең начар ябылган булуы, алардан җир өреп тора. Киереп ачылган подъезд ишекләре аша да җылылык чыга.

М.Хөснуллин сүзләренчә, ял көннәрендә Казанның һәм Яшел Үзәннең берничә күп фатирлы йортында булып, ул моңа шәхсән үзе инанган. Моннан тыш, министр билгеләп үткәнчә, мондый салкын көннәрдә җылылык саклауга һәркем җаваплы булмавы турында ТР Дәүләт торак инспекциясенә килгән дәгъвалар дәлилли. Тикшерүләр күрсәткәнчә, фатирларда түбән температура җылылык челтәре предприятиеләрендә эштәге өзеклекләр белән бәйле түгел.