Узган 11 ай эчендә ГТЮ Казан бүлеге пассажирлар әйләнеше күләмен 1,4 процентка арттырган

Бу чорда Казан бүлеге станцияләреннән 17 млн. 731 меңнән артык пассажир юлга кузгалган
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 2008 елның узган 11 ае эчендә Горький тимер юлының Казан бүлеге пассажирлар әйләнеше күләмен 1,4 процентка арттырган. Казан бүлеге станцияләреннән 17 млн. 731 меңнән артык пассажир юлга кузгалган. Шуның 15 млн. 770 меңнән артыгы шәһәр яны электр поездларыннан файдаланган.
Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәрләренә караганда, гыйнвар-ноябрь айларында Казан бүлеге станцияләреннән 6 млн. 652 мең тонна йөк төяп озатылган. Йөк әйләнеше күләменә килгәндә, ул, узган елга караганда, 0,3 процентка арта төшкән.