ТР Дәүләт Советы депутатлары 177 нче мәктәп китапханәсенә китаплар тапшырды

Бүләкләр ясаудан тыш, депутатлар биредә төрле мәдәни һәм әдәби чараларда, конференцияләрдә, семинарларда катнашырга әзер, дип белдерде депутат Разил Вәлиев
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген башкаланың Яңа Савин районында урнашкан 177 нче мәктәп китаханәсенә ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан әзерләнгән бүләк — 400дән артык китап тапшырылды. Әлеге тантанада ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев катнашты.
Укучылар, киләчәк буын вәкилләре алдында чыгыш ясап, Разил Исмәгыйль улы аларны китап белән һәрвакыт дус булырга, аннан аерылмаска өндәде. “Әлеге китаплар арасында төрле характердагы басмалар бар. Сез әдәби әсәрләр — повесть, романнар, пьесалар, шигырь-поэмалар, шулай ук халкыбыз һәм башка халыклар тарихына багышланган басмалар белән дә танышырсыз. Китапны яратыгыз, аның белән дуслыкны өзмәгез”, - диде ул.
Р.Вәлиев белдерүенчә, депутатлар 177 нче мәктәпне шефлыкка алган. Әлеге белем учагына нинди бүләк ясарга икән дигән сорауга җавап эзләгәннән соң, алар китаплар бүләк итәргә карар кылган. Билгеле булганча, депутатлар арасында каләм тибрәтүчеләр дә шактый. Алар арасында драматург Туфан Миңнуллин, шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин бар.
“Әйтергә кирәк, мәктәп китапханәсенә китаплар тапшыру моның белән генә чикләнмәячәк. Бүләкләр ясаудан тыш, депутатлар биредә төрле мәдәни һәм әдәби чараларда, конференцияләрдә, семинарларда катнашырга әзер”, - дип белдерде Р.Вәлиев.