Татарстанның ташламалардан файдаланучыларына 1 млрд. 615 млн. сумлык медикамент бирелгән

Республиканың ташламадан файдаланучыларына 1382722 рецепт буенча 1615,5 млн. сумлык медикамент бирелгән.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 2008 елның 19 декабренә булган мәгълүматлар буенча, республиканың ташламадан файдаланучылар категориясенә кергән гражданнарына 1382722 рецепт буенча 1615,5 млн. сумлык медикамент бирелгән, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармация һәм медицина техникасы идарәсенең интернет битендә.
19 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында кирәкле дарулар белән тәэмин итү турындагы федераль программаны гамәлгә кую нигезендә социаль хезмәтләр җыелмасы төрендә дәүләт социаль ярдәме алырга хокукы булган гражданнарга 2008 елның 1 кварталына 152,6 миллион сумлык (яраксызларын кире кайтаруны да исәпкә алып) дару кайтарылды, шул исәптән «Биотэк-Казань» ҖЧҖтән - 127,4 млн.сумлык; 2008 елның 2–3 кварталына - 240,4 млн. сумлык, шул исәптән «Биотэк-Казань» ҖЧҖтән -197,5 млн. сумлык; 2008 елның 4 кварталына – 100,3млн. сумлык, шул исәптән «Биотэк-Казань» ҖЧҖтән - 76,8 млн. сумлык; өстәмә конкурслар буенча – 41,9 млн. сумлык, өстәмә лимит буенча – 176,6 млн. сумлык.
Гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, миелолейкоз, склероз, орган һәм тукымалары күчереп утыртылганнан соң дәваланырга кирәк булган гражданнарга 913,1 млн. сумлык дару кайтарылган.
Дәүләт социаль ярдәме алырга хокукы булган гражданнарга 951805 рецепт буенча 468,4 млн. сумлык; Гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, миелолейкоз, склероз, орган һәм тукымалар күчереп утыртылганнан соң дәваланырга кирәк булган гражданнарга 11490 рецепт буенча 802 млн. сумлык; бушлай дару һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүгә хокукы булган гражданнарга 419427 табиб рецепты 345,1 млн. сумлык дару җибәрелгән.