Түбән Новгородның Сормово районында крематорий төзеләчәк

Түбән Новгородта крематорий төзү турындагы карар 17 декабрьдә өлкә губернаторы каршындагы Инвестсовет утырышында кабул ителгән
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Түбән Новгородның Сормово районында крематорий (мәет яндыру бинасы) төзеләчәк. Бу турыдагы карар 17 декабрьдә өлкә губернаторы каршындагы Инвестсовет утырышында кабул ителгән.
Түбән Новгород өлкәсенең инвестицион сәясәт министрлыгын җитәкләүче Дмитрий Сватковский фикеренчә, өлкә хөкүмәте тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча ясалган адым, зират өчен җир бүлеп бирү кебек үткен проблеманы йомшарта төшүгә мөмкинлек бирәчәк.
- Бу турыда өлкә мөселманнары ничек уйлый?, - дигән сорауга җавап итеп Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров: - Ислам дине тәгълиматы буенча, адәмнәрнең гәүдәләрен яндыру – зур гөнаһ. Һәм өлкәдә зиратлар өчен җир җитешмәү – моңа дәлил була алмый. Моның белән бергә, Коръән буенча, мөселманнарга җирне зират итеп бетерергә дә ярамый. Территорияләре Россиянекенә караганда күпкә кечкенә булган Ислам дәүләтләрендә, мондый проблема бөтенләй юк диярлек, чөнки бер кабер берничә тапкыр кулланыла. Билгеләнгән вакыт күпмедер узгач, анда күмелгән кешенең үле гәүдәсе көлгә әйләнгәч, шушы ук кабергә аның якын кардәшен күмәләр. Монда бернинди гөнаһ та юк. Ә кабер өстенә шунда җирләнгән барча кешенең дә исемнәре язылган таш куела. Вакыт үтү белән, әлеге урын үзенә күрә гаилә каберлегенә әверелә», - ди.