Ә.Конюшева :«Законнарга үзгәрешләр әзерләгәндә гамәлдәге нормаларны тирән анализлау мөһим»

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы фикеренчә, проблемаларның башы нәкъ менә анализ булмауга барып тоташа

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). ТР Иҗтимагый палатасының Социаль сәясәт мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Әдилә Конюшева сүзләренә караганда, актуаль социаль мәсьәләләр буенча утырышлар, иҗтимагый тыңлаулар уздыру комиссия эшчәнлегендә төп юнәлеш булып тора. Палата әгъзаларының бурычы шушы проблемаларга юнәлеш биреп, чишелеш эзләргә ярдәм итү. Быел әлеге комиссия утырышына чыгарылган мәсьәләләрнең берсе республикада кан һәм плазма запасын туплау булган. Билгеле булганча, әлеге системаның үзгәртеп кору елларында тотрыксызлануы үзенең тискәре нәтиҗәләрен бирә. Республикада кан һәм плазма запаслары аз, донор каны җыю процессы бик акрын бара. Әдилә Конюшева Иҗтимагый палатасының бу өлкәдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Дәүләт Советы, республика донорлык үзәге белән тыгыз хезмәттәшлеге беренче нәтиҗәләрен бирде дип саный. Бу мәсьәлә кискен күтәрелеп чыкканнан соң, республика Хөкүмәте тарафыннан үзәк эшчәнлегенә финанслар бүлеп бирелгән. Моның белән шөгыльләнергә тиешле структураларда да җанлану башланган. Шулай да әле бу эшне ахырына кадәр җиткерәсе бар дип саный комиссия рәисе. «Министрлар Кабинеты әлегә республикада донор каны, плазма туплау буенча төбәк программасы эшләү һәм кабул итү буенча карар чыгармады. Закон буенча, төбәкләрдә мондый программа булырга тиеш. Бу документ тиешле күләмдә кан һәм плазма җыюны тәэмин итүдән тыш, әлеге хезмәтне үстерү өчен тиешле шартлар тудыру өчен дә кирәк», – ди Әдилә Конюшева. Ул Иҗтимагый палата әгъзаларының Дәүләт Советы депутатлары белән бергә бу мәсьәләне ахырына кадәр җиткерергә ниятләүләрен белдерде.
Комиссия рәисе кайбер проблемаларны законнарга үзгәрешләр әзерләгәндә, нормаларның анализланмавы китереп чыгара дип саный. Ул мисал итеп «Ветераннар турында» гы федераль законны атады. Кабул ителүеннән алып узган 13 ел эчендә әлеге төп канун бик күп үзгәрешләр кичергән. Алар ветераннарның кайбер ташламалардан мәхрүм калуына китергән. «Мәсәлән, социаль пакетны акчалата түләүләргә алмаштыру көткән нәтиҗәләр бирмәде. Аларны дарулар белән дә еш кына тулы күләмдә тәэмин итеп булмый», – ди Иҗтимагый палата әгъзасы. Ул белдергәнчә, мондый проблемалар Дума депутатларының канунга үзгәрешләр кабул иткәндә, юкка чыгарыла яки үзгәртелә торган нормаларны тирән анализламавына бәйле. ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары республикада үткәргән социологик сораштырулар да ветераннарның бу канунга зур дәгъвалары булуын ачыклаган. «Сораштырулар нәтиҗәләре палатаны бу мәсьәләне алга таба җаваплы органнар алдына куярга этәрә», – ди Әдилә Конюшева.