Казанның 130 меңләп баласына Яңа ел бүләкләре әзерләнә

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина сүзләренчә, бюджеттан моның өчен 18 млн. сум акча бүлеп бирелгән

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Моның өчен шәһәр бюджетыннан 18 млн. сум акча бүлеп бирелгән (бер бүләк - 140 сум). Әлеге «130 мең» исәбенә балалар бакчаларына йөрүче малайлар һәм кызлар, 1-9 класс укучылары керә. Моннан тыш, республика бюджеты исәбенә балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, коррекция мәктәп-интернатларында укучыларга да бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылачак, дип хәбәр итте бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина мэриядәге «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә.
Ул шулай ук чыгышында Яңа ел бәйрәменә дип быел 100дән артык (былтыр – 72) чыршы, шул исәптән 60лап чыршы комплексы әзерләнүен, шәһәрнең үзәк чыршысы саналган Меңьеллык мәйданындагысы янында «Лунапарк»ның һәм башка тамашаларның 15.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәген белдерде. Гомумән, укучыларның 29 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр булачак кышкы каникуллары вакытында Казанда Яңа ел тамашалары һәр көнне уздырылачак, дип ышандырды З.Нигъмәтуллина. Шуңа кадәр 26 декабрьдә уку һәм җәмәгать эшләре алдынгылары буларак аерылып торган укучыларны «Баскет-холл»да хөрмәтләячәкләр.