И.Хәйруллин: «Дәүләт органнары һәм гражданлык җәмгыяте мөнәсәбәте яңа дәрәҗәгә чыкты»

ТР Иҗтимагый палатысы соңгы бер ел эчендәге эшчәнлегенә йомгак ясый
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 25 ноябрь көнне Дәүләт Советының кече залында узачак утырышта ТР Иҗтимагый палатысының соңгы бер ел эчендәге эшчәнлегенә йомгак ясалачак. Ә бүген исә «Татмедиа» агетлыгында узган матбугат конференциясендә быелгы эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре игълан ителде. Ирешелгән уңышлар һәм проблемалар хакында журналистларга ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илгиз Хәйруллин, рәис урынбасары Светлана Вострикова, палатаның Гражданлык җәмгыяте институтын үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Владимир Шевчук, Социаль сәясәт мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Әдилә Конюшева сөйләде.
2008 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау, үзенә күрә ТР Иҗтимагый палатасының яңа составы эшчәнлеген бәяләү дә булып тора. Билгеле булганча, моннан бер ел элек Иҗтимагый палатаның беренче составы вәкаләтләре тәмамланып, алдагы ике елга яңа состав сайланган иде. Беренчесеннән аермалы буларак, бу юлы аның составына 60 кеше керә. Аларның 20 сен ТР Президенты, тагын 20 сен Дәүләт Советы тәкъдим итсә, калган 20 әгъзаны Иҗтимагый палата үзе тәкъдим итте. Хәзер Иҗтимагый палата составында эшләүче даими комиссияләр саны да үзгәртелде. Беренче составта 7 комиссия эшләп килсә, икенчесендә комиссияләр саны 4 кә калдырылды. Аның каравы, алар каршында 13 эшче төркем төзелде. Гражданлык җәмгыяте институтын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия каршында, мәсәлән, сүз иреге, ММЧ белән хезмәттәшлек һәм мәгълүмат сәясәте; иҗтимагый оешмалар белән элемтә; кеше хокуклары, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары белән үзара ярдәмләшү буенча эшче төркемнәр эшли. Икътисад, илкүләм проектларны тормышка ашыру, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешен Икътисади сәясәт комиссиясе үз канаты астына алган. Социаль проблемалар, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь реформаларга җәмәгать мониторингын булдыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче эшче төркемнәр Социаль сәясәт комиссиясе контролендә эшли. Мәдәният һәм сәнгатьне, республиканың интеллектуаль потенциалын үстерү, конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен координацияләүче төркемнәрне Мәдәният, этноконфессиональ мөнәсәбәтләр буенча комиссия берләштерә. Палата рәисе Илгиз Хәйруллин бу составның югары квалификацияле кадрларга бай булуын искәртте. Араларында 12 фәннәр докторы, 4 фән кандидаты булу шул хакта сөйли. «Палата алдындагы төп максат – составка башка иҗтимагый оешмалардан күбрәк вәкилләр, эшмәкәрләр җәлеп итү иде. Моңа ирешелде», – дип белдерде Илгиз Хәйруллин. Аның сүзләренә караганда бу юлы палатада торак милекчеләре ширкәтләре, идарә компанияләре җитәкчеләре дә, кече һәм урта эшмәкәрләр дә җитәрлек.
Иҗтимагый оешмалар, гражданнар фикерен өйнәнү, ТР законнары һәм Министрлар Кабинеты карарлары проектларына экспертиза үткәрү, халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү – быел Иҗтимагый палатасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре әнә шуннан гыйбарәт булган. Шушы вакыт эчендә 18 закон, 16 карар проекты, 3 ведомство проекты палата аша узган. «Бер закон проектын кире кагарга туры килде. Соңрак Дәүләт Советының хокук идарәсе белән уртак тел табылды», – ди палата рәисе. Узган бер ел вакыт эчендә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт. Лаеш, Яшел Үзән һәм Югары Осланда, шулай ук РФ Пенсия фондының ТР идарәсендә республика Иҗтимагый палатасының иҗтимагый кабул итү бүлмәләре ачылган. Бу пунктлар арту халык белән аралашу мөмкинлеген тагын да арттырган. Илгиз Хәйруллин сүзләренә караганда, агымдагы ел дәвамында палатага халыктан 900 дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Мөрәҗәгатьләр төрле характерда. Шулай да аларның өчтән бер өлеше торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә карый. Алар торак-коммуналь хуҗалыгы органнары эшчәнлегендәге проблемалар, торак фондын карап тоту, җылылык белән тәэмин итү, капиталь ремонтка кагыла. Сорауларның тагын бер зур өлеше халыкны социаль яклау өлкәсе –пенсияләр, дарулар белән тәэмин ителешкә, инвалидларны транспорт белән тәэмин итүгә бәйле. Хокук тәртибен саклауга кагылышлылары да бар. Палата рәисе сүзләренә караганда, халык мөрәҗәгатьләре буенча тәкъдимнәр әзерләнеп, алар Министрлар Кабинеты аша тиешле министрлык-ведомстволарга юлланган. Палата аларның ни дәрәҗәдә бу органнарда аңлау табуын һәм чишелеш эзләнүен күзәтчелектә тота. Инде җәйдән бирле Министрлар Кабинеты аша министрлык-ведомстволардан җаваплар алына. Илгиз Хәйруллин Татарстандагы әлеге җәмәгатьчелек органының башка хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар белән дә тыгыз хезмәттәшлек итүен ассызыклады. ТР Дәүләт Советы, Прокуратурасы, Хисап палатасы белән активлык көчәйгән.
«2008 елда палата эшчәнлеге күрсәткәнчә, республикада дәүләт органнары һәм гражданлык җәмгыяте арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыкты. Алар арасында ачык диалог башланды», – ди Илгиз Хәйруллин. Палатаның Гражданлык җәмгыяте институтын үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Владимир Шевчук белдергәнчә, министрлык-ведомстволарда, муниципаль берәмлекләрдә Иҗтимагый советлар оешу гражданлык җәмгыяте үсешенең ачык мисалы булып тора. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, республика халкының 52 проценты ТР Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге турында хәбәрдар, 46 проценты исә бу хакта бик аз белә. Палата әгъзалары белдергәнчә, шуңа күрә киләсе елда массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлекне ныгытуга тагын да зуррак игътибар бирергә кирәкбулачак. Бу – палатаның мөмкинлекләрен һәм аның алдындагы бурычларны киң массага аңлату өчен мөһим.