Фарис Харисов яңа гомумроссия хәрәкәте җитәкчесе итеп сайланды

Мәскәүдә «Мәгариф системасында – сәламәт рух» («За здоровье в образовании») гомумроссия иҗтимагый оешмасын гамәлгә кую съезды үтте
(Мәскәү, 22 декабрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Мәскәүдә «Мәгариф системасында – сәламәт рух» («За здоровье в образовании») гомумроссия иҗтимагый оешмасын гамәлгә кую съезды үтте.
Әлеге форумга Россиянең 44 төбәгеннән делегатлар катнашты. Татарстаннан анда ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиллегенең сектор мөдире Зөһрә Миңнеханова һәм Чаллыдан Кама инженерлык-икътисад академиясе профессоры Александр Васильев һәм безнең республикадан шулай ук Мәскәү федераль структураларында хезмәт итүче Фарис Харисов катнашты. Ул 1994-1999 елларда Татарстан мәгариф министрлыгына җитәкчелек иткән иде. Бүгенге көндә исә педагогия фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясе әгъза-мөхбире Ф.Харисов - Россия мәгариф министрлыгының Мәгарифне үстерү институтын җитәкли.
Съездда ул төп доклад белән чыгыш ясады. Мәсьәләнең актуальлеген һәм яңа иҗтимагый оешманы төзү ихтыяҗын исбатлап, россиялеләрнең тормыш сыйфаты сәламәтлек дәрәҗәсеннән дә тора, дип билгеләп үтте докладчы. Шунда ул күренекле галим Михаил Ломоносовның да сүзләрен китерде: «Барлык нәрсәнең дә башы дип, Россия халкын саклау һәм санын арттыруны әйтер идем: шуннан дәүләтнең көчлелеге һәм байлылыгы тора». Дөрестән дә, бу сүзләр 250 ел узгач та, үзенең актуальлеген югалтмаган. Чөнки россиялеләрнең сәламәтлеге бүген җитди борчу тудыра һәм уйландыра. Менә саннар. Гомер озынлыгы буенча хатын-кызлар совет чорындагына караганда, 91нче урынга тәгәрәгән, ә ир-атлар БМОның 192 әгъза-илләре арасында 136нчы урында тора.
Съезд делегатлары фикеренчә, вакыйганы нигезеннән төзәтү өчен, икътисад, оештыру һ.б. чаралардан тыш, «мәгариф системасы егәрлеген дә кулланырга мөмкин һәм белем алучыларның сәламәтлек культурасын формалаштыру буенча эшчәнлекнең концептуаль юнәлешен билгеләү мөһим». Мәктәп укучыларының бүгенге көндәге сәламәтлек статистикасы – коточкыч начар, мәктәп чорында кешенең калган гомеренә дә сәламәтлеге формалаша, диделәр чыгыш ясаучылар.
«Мәгариф системасында – сәламәт рух» яңа гомумроссия иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге фәнни, иҗтимагый институтларны, дәүләт һәм башкарма хөкүмәт органнарын, мәгариф учреждениеләрен, ата-аналарны, гаиләне берләштерү максатына корылып эшләячәк.
Гамәлгә кую съезды оешманың Уставын һәм Программасын кабул итте, җитәкче органнарны сайлады.
«Мәгариф системасында – сәламәт рух» гомумроссия иҗтимагый оешмасының рәисе итеп Россия Каһарманы, очучы-космонавт Сергей Авдеев, Үзәк совет рәисе итеп – Фарис Харисов сайланды.