Бибинур САБИРОВА

“Туган телебезне саклауда каршылыкларга баш имәскә тиешбез”

Бибинур Сабирова: “Туган телебезне саклауда каршылыкларга баш имәскә тиешбез”

 

Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты, һәр елдагыча, быел да киңәйтелгән еллык утырышын уздырды. Анда Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән барлыгы 250гә якын делегат катнашты. Моннан тыш, җыенга Россия регионнарында татар телендә чыгып килүче матбугат басмалары һәм телерадиотапшырулар баш мөхәррирләре дә килгән иде.
Делегатларның берсе булган Төмәннең “Ак калфак” иҗтимагый оешма җитәкчесе, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төмәндәге үз хәбәрчесе Бибинур Сабирова белән булган әңгәмә — утырыштан алган тәэсирләр, өлкәдәге проблемалар, яңалыклар турында сөйләшүгә багышланды.

 

 


Билгеле булганча, БТК Башкарма комитетының еллык утырышында төрле комиссияләр эшләде. Бибинур ханым, сез шуларның кайсысында катнаштыгыз? Төбәктән килгән милли активист өчен утырышның нәтиҗәләре ниндирәк булды икән?


Б.С.: Беренчедән, әйтергә кирәк, БТК Башкарма комитеты утырышы без, төбәкләрдә яшәүчеләр өчен киләчәктә эшләргә дәрт һәм көч бирә. Биредә без үзара тәҗрибә алмашып, уй-ниятләребез белән уртаклашабыз. Шунысы белән мондый очрашулар бик тә әһәмиятле.
Конгресс җыелышында берничә комиссия утырышы да үткәрелде һәм мин шуларның массакүләм матбугат чараларына багышланганында катнаштым. Утырыш нәтиҗәләреннән төбәкләрдә матбугат чараларының хәле төрлечә булуы күренде. Ләкин бер нәрсәне әйтергә кирәк: төбәкләрдә милләттәшләребез тырышып эшли.

Конгресс утырышында туган тел язмышы да читтә калмагандыр, шулай ук милли төбәк компоненты буенча да сөйләшү булгандыр

Б.С.:
Әйе, конгресс утырышында туган тел һәм аның бүгенге хәле турында сөйләшү булды. Билгеле булганча, милли төбәк компонентының юкка чыгарылуы, мәктәпләрдә ана телен укытуның катлаулана баруына китерә. Ләкин без киртәләр алдында тукталып калмаска, туган телебезне саклауда каршылыкларга баш имәскә тиешбез.


Төмән өлкәсендә ана теленә мөнәсәбәт ничек икән, мәктәпләрдә ана телен укыту юнәлешендә хәлләр ничегрәк тора?

Б.С.:
Туган телне саклау — безнең төбәктә дә җитди мәсьәләнең берсе булып кала бирә. Элегрәк татар теле расписание нигезендә, дәрес буларак укытыла иде. Ә инде 80-85 процент татар балалары укыган катнаш мәктәпләрдә татар теле укытылмый, кайберләрендә бары факультатив рәвештә генә укытыла иде. Ни кызганыч, өлкәдәге шәһәрләрдә татар мәктәп-гимназияләре ачылмый калды. Ә бит татарларның 50 проценттан артыгы нәкъ менә шәһәрләрдә яши.
Мисал өчен, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе элек татар мәктәбе иде. Анда ана телен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган, тик татар балаларының бер өлеше генә әлеге дәресләргә йөри. Татар телен укытуга бирелгән вакытның азлыгы, ягъни балаларда телгә карата кызыксыну уята алмау — моның төп сәбәбе булып тора. Ата-аналар да аның әһәмиятен сизми, чөнки бит балалар иркен итеп сөйләшергә дә өйрәнми кала.
Тагын бер нәрсә: бердәм дәүләт имтиханнары туган телләрне өйрәнүгә бер киртә булып тора. Чөнки балаларны математикадан, рус теленнән һәм башка предметлардан бердәм имтиханнарына әзерләргә — бөтен көчне шуңа юнәлтергә кирәк. Шуңа да, булган барлык артык сәгатьләр имтиханнарга әзерлеккә алына.

Бибинур ханым, Төмән өлкәсендә татар матбугат басмалары, теле- радиотапшыруларның язмышы ничегрәк икән? Шул хакта да әйтеп үтсәгез иде.

Б.С.:
Өлкәнең массакүләм матбугат чаралары уңышлы гына эшләп килә. Билгеле булганча, Төмән өлкәсе хакимияте каршында “Яңарыш” дип исемләнгән газета нәшер ителә, шулай ук әлеге структурада “Дусларга сукмак” радиотапшыруы бар, ә менә “Очрашулар” телетапшыруы янәдән торгызылды. Янә бер куанычлы хәл — өлкә конгрессы тарафыннан “Себер иле” дигән газета гамәлгә куелып, рәсми теркәлде һәм аңа язылу да оештырылды.

Белүебезчә, Төмәндә яңа бер журнал нәшер ителә башлады. Шул хакта да сөйләгез әле?

Б.С.:
“Ак калфак” — иҗтимагый-сәяси рухтагы әдәби нәфис журнал. Ул өлкә тормышын чагылдыруга, гаиләне ныгытуга, туган телне, гореф-гадәтләребезне саклауга корылган басма. Анда шулай ук мәдәният турында да шактый языла, һәр санда булмаса да, юридик консультацияләр буенча да материаллар урын ала килә. Моннан тыш, “Иман чишмәсе” дигән дини рубрика да бар, журналдан шулай ук якташларыбызның иҗаты да читтә калмый.
“Ак калфак” татар, башкорт һәм рус телләрендә теркәлгән иде. Беренче саннарда башкорт телендә язмалар урнаштырып караган идек, ләкин материаллар аз булу сәбәпле, хәзер ул татар һәм рус телләрендә генә чыгып килә.
“Ак калфак” якташларыбыз тарафыннан яратып укыла, ләкин әле аны камилләштерәсе бар дип саныйбыз.

Әлеге журналның электрон вариантын булдыру, ягъни Интернет челтәрендә аңа аерым бер сәхифә багышлау нияте юкмы?

Б.С.:
Әйе, без бу турыда да уйлыйбыз. Чөнки журналның басма вариантында күз уңында тотылган барлык материалларны да урнаштырып бетереп булмый. Аерым сайт булса, “Ак калфак” һәркем укый алырлык журнал булыр иде.
Бу юнәлештә хөкүмәт тә, шулай ук өлкә конгрессы җитәкчеләре дә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Әңгәмәдәш — Рәсилә Кәримова